Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«КАМАЗ-Мастер» Africa Eco Raсе-2015 халыкара ралли-марафонда старт ала
30 декабрьдә раллиның Надор – Эррашидия маршруты буенча беренче этабы уза
(Чаллы, 29 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Франциянең көньягында Africa Eco Raсе-2015 халыкара ралли-марафоны старт алды. Катнашучылар административ һәм техник тикшерүләр узды һәм Испаниягә юнәлде, алар паромда Марокконың Надор портына барачак, анда 30 декабрьдә узышларның беренче этабы башлана.
Africa Eco Raсе-2015 раллиеның иң яхшы узышчылары титулы өчен 29 мотоузышчы, внедорожникта һәм баггида 32 экипаж, шулай ук 9 йөк машинасы сынаша. Йөк машиналары арасында иң көчлеләрдән саналган «КАМАЗ-Мастер» командасы, быел Africa Eco Raсе-2015 халыкара ралли-марафонда ике экипаж белән чыгыш ясый: дизель ягулыгында йөрүче “КАМАЗ” белән Антон Шибалов, ә газга көйләнгән “КАМАЗ” белән Сергей Куприянов итә. Табигый газда йөрүче спорт автоомбиле берене тапкыр Африка марафонында катнаша, - дип хәбәр итә команда матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз