Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“КАМАЗ” Мәскәү Халыкара автосалон-2006да катнашачак
“КАМАЗ” Мәскәү Халыкара автосалон-2006да катнашачак
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Альбина Нигъмәтуллина). “КАМАЗ” 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр “КрокусЭкспо” күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк Мәскәү Халыкара автосалон-2006да катнашачак.
“КАМАЗ” ААҖ баш конструкторы Денис Вәлиев сүзләренчә, “КАМАЗ” яңа шоссиларда салынган мөмкинлекләрне күрсәтергә, автомобильләрнең күптөрлелеге турында күзаллау бирергә ниятли. “Экспонатлар сайлаганда без махсус техниканың актуаль төрләрен күрсәтеп, икътисадның барлык төп тармаклары ихтыяҗларын һәм потенциал куланучыларның төркемнәрен игътибарга алырга тырыштык”, - дип ассызыклады Д.Вәлиев.
2006 елда Мәскәү Халыкара автосалонында катнашучылар арасында Audi , BMW, Citroen, DaimlerChrysler, Ford Motor Company, General Motors, Honda, Infiniti, Mazda, Mitsubishi, Nissan, Peugeot, Renault, Skoda, Toyota, Volkswagen, Volvo кебек таныш автомобиль маркалары җитештерүчеләр бар. “Крокус Экспо”да җыелган Россия автомобиль сәнәгате вәкилләре арасында «АвтоВАЗ», «Группа ГАЗ», «СеверстальАвто», АМО «ЗИЛ», «ТаГАЗ», «Самотлор-НН», «СоКИА» бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз