news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“КАМАЗ” һәм ике иномарка бәрелешү сәбәпле, Татарстанда М7 юлы өлешчә ябылган

Мәскәү–Уфа юлының 796 нчы чакрымында “КАМАЗ” каршы як полосага чыккан һәм “Шкода” белән “Ауди”ны бәрдергән.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда М7 юлында “КАМАЗ” каршы як полосага чыккан һәм “Шкода” белән “Ауди”ны бәрдергән. Шул сәбәпле трасса өлешчә ябылган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матубгат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бүген 16.40 сәгать тирәсендә Мәскәү–Уфа юлының 796 нчы чакрымында “КАМАЗ” йөртүчесе тизлеген арттырган, каршы як полосага чыккан һәм “Шкода” белән “Ауди”ны бәрдергән”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Зыян күрүчеләр саны һәм юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу  сәбәпләр ачыклана. Һәлакәт урынында ЮХИДИ инспекторлары һәм ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында М7 юлының республиканың Яшел Үзән участогында Мәскәү ягына хәрәкәт вакытлыча ябылган, дип хәбәр иттеләр «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесе матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot