news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ” һәм «Daimler AG» Россиядә ике уртак предприятие төзи

Предприятиеләр тигез хокуклы башлангычларда, якларның тигез кертеме һәм һәркайсының акционерлар капиталында тигез өлешләр белән төзелә

(Казан, 24 ноябрь, “Татар–информ”). Кичә Штутгартта (Германия) “КАМАЗ” ААҖ һәм «Daimler AG» ике уртак предприятие – «Фузо КАМАЗ Тракс Рус» һәм «Мерседес-Бенц Тракс Восток» – төзү турындагы килешүне имзалады.
Предприятиеләр тигез хокуклы башлангычларда, якларның тигез кертеме һәм һәркайсының акционерлар капиталында тигез өлешләр белән төзелә, дип хәбәр итә Чаллы автогигантының матбугат хезмәте. Ике уртак предприятиенең дә җитештерү базасы Чаллыда урнашачак. “Даймлер АГ”, “КАМАЗ” ААҖ, “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе һәм “Тройка Диалог” инвестиция компаниясе арасындагы стратегик партнерлык әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен нигез булды. 2008 елның декабрендә имзаланган килешү нәтиҗәсендә “Даймлер АГ” концерны “КАМАЗ” ААҖ акцияләренең 10 процентына хуҗа булды.
Россиядә «Fuso Canter» җиңел йөк автомобильләрен чыгару һәм сату буенча “Фузо КАМАЗ Тракс Рус” уртак предприятиесенә партнерлар 4,1 миллион евро акча салды. Предприятие 2010 елның беренче кварталында эшли башлаячак. Россиядә йөк автомобильләре җыйганда автомобиль компонентларын җитештерүне локальләштерү өзлексез артачак. Урак предприятиенең штаб–фатиры Казанда урнашыр дип көтелә. “Фузо КАМАЗ Тракс Рус” уртак предприятиесе генераль директоры, шулай ук сату һәм маркетинг бүлекләре җитәкчеләре “КАМАЗ” ААҖ хезмәткәрләре арасыннан билгеләнәчәк. Финанс директоры һәм җитештерүгә җитәкчелек итү вазифаларын «Fuso» вәкилләре башкарачак.
«Mercedes-Benz Actros» һәм «Axor» авыр йөк автомобильләрен җитештерү һәм сату буенча “Мерседес–Бенц Тракс Восток” уртак предприятиесенә партнерлар 5,9 миллион евро акча салды. Йөк машиналары башта “КАМАЗ” ААҖндә җыелачак. Бу эш 2010 елның икенче кварталында башланырга тиеш. Сату эшчәнлегенә инде 2010 елның гыйнварында ук керешү күздә тотыла. Яңа предприятиенең генераль директоры итеп Борис Биллих билгеләнәчәк. Яңа уртак предприятиенең «Mercedes-Benz» йөк автомобильләре, шулай ук «Mercedes-Benz» һәм «Setra» автобусларын сату буенча үзәк офисы Мәскәүдә урнашачак.
«Daimler AG» өчен бу «Global Excellence» программасын алга таба эзлекле үстерү җәһәтеннән мөһим стратегик адым, – дип белдерде концернның идарә әгъзасы, йөк автомобильләрен җитештерү һәм сату өчен җаваплы Андреас Реншлер. – Шуның белән без Россия базарында үз позицияләребезне сизелерлек ныгытачакбыз. «Daimler» Россия базарында үсә баручы ихтыяҗга үз мөнәсәбәтен белдерергә әзер торачак”.
Үз чиратында, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин болай дип ассызыклады: “Безнең компанияләр арасында стратегик хезмәттәшлекне үстерү гамәли юнәлеш ала. Бу безнең мөнәсәбәтләрнең озак вакытка исәпләнгән һәм ике якка да файдалы булуы хакында сөйли”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100