news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“КАМАЗ”лар Түбән Тагилдагы күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк

Түбән Тагилда VII Халыкара хәрби техника, кораллар һәм сугыш кирәк–яраклары күргәзмәсе ачыла

(Чаллы, 8 июль, “Татар–информ”, Евгений Сироткин). Бүген Түбән Тагилда VII Халыкара кораллар, хәрби техника һәм сугыш кирәк–яраклары күргәзмәсе ачыла. Анда “КАМАЗ” ААҖ экспозициясе үзәк урыннарның берсен алып тора.
Күргәзмәдә хәрби техника, кораллар, сугыш кирәк–яраклары һәм аларның состав өлешләре, шулай ук тимер юл гаскәрләре техникасы һәм җиһазлары тәкъдим ителә. Техник тәэмин итү чараларындагы яңалыклар да кызыксыну тудырмый калмас. Күргәзмәдә “КАМАЗ” ААҖ төрле төрдәге продукция тәкъдим итә.
Кулланучыларда броня белән капланган кабиналы “КАМАЗ–6350” артиллерия тягачы, шулай ук “КАМАЗ–65225” йөк тракторы, һичшиксез, зур кызыксыну тудырачак.
“КАМАЗ–5350” шассие базасындагы автомобильләр – броня белән капланган кабиналы һәм функциональ модульле “КАМАЗ–5350” һәм ИМ–55 кран–манипулятор җайланмасы булган “КАМАЗ–5350” машиналары тыйнак, әмма функциональ һәм уңайлы булуы белән аерылып тора.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән махсус бронялы «КАМАЗ-43269» «Дозор» автомобиле сынауларда үзен яхшы яктан күрсәтте. Ул патруль һәм разведка хезмәтләрендә, шулай ук колонналарны озатып йөрү өчен кулланыла.
Кама автомобиль заводының хәрби “коллекциясен” иң куәтле машиналарның берсе – гидромеханик тапшыргыч белән җиһазланган “КАМАЗ–6560” (8х8) автомобиле төгәлли.
Күргәзмә 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot