news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“КАМАЗ”лар Пакистанда җыелачак

“КАМАЗ”лар Пакистанда җыелачак

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Карачида (Пакистан) “КАМАЗ” йөк машиналары һәм “НефАЗ” автобуслары җыю производствосын очу була, дип хәбәр итте “КАМАЗ” матбугат хезмәте. Лицензияләнгән килешү нигезендә җыю башланганнан соң бер ел дәвамында Пакистан ягы бер елга 100 автомобильдән дә ким булмаган сату күләмен тәэмин итәчәк, алга таба әлеге күрсәткеч “КАМАЗ” белән килештерү буенча арта барачак. Җыю производствосының ниятләнгән куәте – бер елга 500 автомобильгә кадәр. Пакистанда «КАМАЗ-5460» тягачы, «КАМАЗ-6520» үзбушаткычы һәм «КАМАЗ-5297» шассиенда төрле модификациядәге автобуслар җыю да ниятләнә.

Җыю производствосы «Бибоджи Сервисиз» («Bibojee Services Limited») төркеме – Пакистанның иң борынгы автомобильләр холдингына керә. Компания җиңел автомобильләр, йөк машиналары, автобус шассилары һәм шиналар җитештерә. «Бибоджи Сервисиз»ның йөк машиналары бүлеге елына ике меңнән артык япон маркалы автомобиль җитештерә, тик әлеге санны өч меңгә кадәр арттырырга ниятли, шул исәптән “КАМАЗ”лар чыгару хисабына да. Россия йөк машиналары җирле кулланучыны ышанычлылыгы һәм талымсызлыгы, шулай ук “КАМАЗ” автомобильләренең эксплуатацияләү сыйфатлары белән җәлеп итә.

Пакистанда беренче “КАМАЗ”лар 90нчы елларда күренә башлаган. Ул чакта әлеге илгә «КАМАЗ-55111» транспорт гаиләсенең 50 үзбушаткычы җибәрелгән булган. 2002 елда “КАМАЗ” янә Пакистанга әйләнеп кайткан. Ул чакта яңа меңьеллыкта беренче сатылган автомобиль булып модернизацияләнгән «КАМАЗ-65115» шассиендагы янгын сүндерү машинасы торган.

Пакистан кулланучылары Россия йөк машиналарының эксплуатацияләү сыйфатларын югары бәяләгән һәм 2004 елда «КАМАЗ-6460» тягачларын һәм «КАМАЗ-5297» автобус шассиларын җыю хокукына лицензияләнгән килешүгә кул куелган. Соңгы ике ел эчендә партнерлар зур әзерлек эшләре башкарган. Пакистан ягы производствоны оештыру һәм тулы циклны сәнәгый җыюга хөкүмәт рөхсәтен алу буенча мәшәкатьләрне үз өстенә алган. “КАМАЗ” үз чиратында руле уң якта булган күп йөк сыйдырышлы йөк машиналарына конструктор-технологик документларны эшләгән.

2006 елда Пакистанга 20 «КАМАЗ-6460» магистраль тягачы детальләренең җыю комплекты җибәрелгән. Бүгенге көндә 15 автомобиль җыелган һәм файдаланыла. Йөк машиналарының әлеге партиясендә җыюның технологик процессы эшләнгән, моның өчен илгә Чаллыдан белгеч төркеме барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot