news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ” лар көндәшләренә “Дакар-2010”ның бер генә этабын да бирмәде

Йомгак ясаучы, 14 нче этапны Илгизәр Мәрдиев отты, ә Владимир Чагин марафон ралли-рейдында 6 тапкыр чемпион булды

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Михаил Миронов). “КАМАЗ-Мастер” командасының пилоты Владимир Чагин “Дакар” марафон ралли-рейдында 6 тапкыр чемпион булды. Бүген Аргентинада дөньяда иң дәрәҗәле 32 нче ралли-рейд старт алды, бу юлы да йөк машиналары зачетында “КАМАЗ-Мастер” командасына тиңнәр юк иде.
Йөк машиналары экипажлары арасында “КАМАЗ-Мастер” командасы узышчылары көндәшләренә бер генә этапны да бирмәде. Узышка йомгак ясау көнендә Илгизәр Мәрдиева беренче җиңүен яулады.
Гомуми зачетта Владимир Чагин үз карьерасында 6нчы тапкыр җиңүгә иреште. Чагин марафонның 14 этабының 9ын отып, финишта икенче урында барган Кәбировны 1 сәгать, 13 минут һәм 8 секундка узып китте. Җитди көндәшләр булмаганда ике “КАМАЗ” якындагы көндәш – голландияле Ван Влитаны артта калдырды. Илгизәр Мәрдиев бер этапта проблемалары булу сәбәпле, “бронза”га тырыша алмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100