news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ” конвейерны өч көнгә туктата

Компания персоналының 40 проценттан артыгы төп производство туктаган көннәрдә җәмәгать эшләренә җәлеп ителәчәк

(Казан, 28 сентябрь, “Татар–информ”). Бүген “КАМАЗ”ның төп җыю конвейеры һәм компания заводларының төп производстволары сентябрь аена билгеләнгән җитештерү планын үтәүне төгәлли.
Сентябрьдә 2800 машина комплекты, шул исәптән 2700 әзер йөк автомобиле һәм “КАМАЗ” шассие җитештереләчәк. Бу агымдагы елдагы иң яхшы нәтиҗә. Сентябрь аенда “КАМАЗ–Дизель”нең төп җыю конвейерында 3 меңнән артык двигатель һәм көч агрегаты җыелган.
Продукцияне кулланучыларга сату һәм төяп җибәрү белән шөгыльләнүче бүлекчәләр ай ахырына кадәр эшләвен дәвам итәчәк.
“КАМАЗ”ның төп җыю конвейеры, шулай ук барлык производстволар 5 октябрьдә яңадан эшли башлый. “КАМАЗ”ның төп җыю конвейеры һәм төп производстволар өч көн туктап торачак. “КАМАЗ” ААҖ бүлекчәләре һәм оешмаларында вакытлыча эшкә урнаштыру һәм җәмәгать эшләрен оештыру өчен 20 мең эш урыны булдырылган. Шул рәвешчә, компания персоналының 40 проценттан артыгы төп производство туктаган көннәрдә җәмәгать эшләренә җәлеп ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100