news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КАМАЗ компаниясе Севастопольгә Bravis һәм НЕФАЗ автобусларын җибәрде

Татарстанның КАМАЗ предприятиесе Севастополь, Керчь һәм Симферопольнең транспорт паркын яңа автобуслар белән тулыландырды.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). “КАМАЗ” предприятиенесе Севастополь шәһәренә җәмәгать автобуслары җибәрде. “КАМАЗ” белән Бразилиянең “Marcopolo” концерны уртак проекты нигезендә җитештерелгән “Bravis” автобуслары “Кырымның юл-транспорт комплексын үстерү” дәүләт программасы кысаларында сатып алынган. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлыгы хәзер Севастопольдә шундый 90 яңа автобус йөри башлаган.

Моннан тыш, быел Керчь һәм Симферополь шәһәрләренең транспорт парклары да шул ук программа буенча “НЕФАЗ 5299-30-51” автобуслары белән тулыланган. Табигый газ белән эшләүче “Евро-5” двигателе белән тәэмин ителгән, түбән идәнле автобуслар физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы.
Бу ике автобус та “КАМАЗ”ның бүлекчәсе – “НЕФАЗ” предприятиесендә җитештерелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot