news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"КАМАЗ" компаниясе "Елның автомобиль җитештерүчесе" рейтингында ике номинациядә җиңде

Рейтинг төзегәндә 2015 елгы эшчәнлекнең нәтиҗәләре исәпкә алынган.

 (Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”) Ростех Дәүләт корпорациясенә керүче “КАМАЗ” компаниясе “Елның автомобиль җитештерүчесе” рейтингында ике номинациядә җиңде, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

Рейтинг “Russian Automotive Market Research” маркетинг агентлыгы тарафыннан төзелгән, һәм анда 2015 елгы эшчәнлекнең нәтиҗәләре исәпкә алынган, алар 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырылган.

Нәтиҗәдә, “КАМАЗ” “Экспортны үстерү” һәм “Фәнни тикшеренүләргә инвестицияләр салу” номинацияләрендә иң яхшы дип табылган. Моннан тыш, “КАМАЗ”ның Башкортстандагы бүлекчәсе - “НЕФАЗ” предприятиесе дә “Локальләшү дәрәҗәсе” номинациясендә билгеләп үтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100