news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“КАМАЗ” “Кейс Нью Холланд” концерны белән уртак предприятие төзи
Мәскәүдә шул хактагы килешү имзаланды
Скопировать ссылку
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттырырга, уңышны аз югалтулар белән җыеп алырга яңа техника ярдәм итәчәк. Мәскәүдә “КАМАЗ” ААҖ белән “Кейс Нью Холланд” концерны арасында авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерү, продукцияне сатуга чыгару буенча уртак ике предприятие төзү турындагы килешү имзаланды. Бу өлкәдә уртак хезмәттәшлек автогигантка өстәмә эш урыннары булдырырга, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләрен арттырырга, илдә авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерүнең технологияк дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәргә тиеш.
Документны имзалау тантанасында РФ Хөкүмәте рәисе Владимир Путин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе генераль директоры -“КАМАЗ” ААҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов,“FIAT Group” компаниясе башлыгы Серджио МАркионе, “КАМАЗ”ның генераль директоры Сергей Когогин, “Кейс Нью Холланд” җитәкчесе Франко Фуджиньани катнашты. Бу хакта “КАМАЗ”ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2