news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ” хезмәткәрләре балалары өчен 16 меңгә якын яңа ел бүләге әзерләнгән

Компания заказы буенча Старый Оскол кондитер компаниясе “КАМАЗ” сурәтендәге тартмага тәм-том тутырган

  (Чаллы, 12 декабрь, «Татар-информ»). Быел “КАМАЗ” хезмәткәрләре балалары өчен 16 меңгә якын яңа ел бүләгенә заказ бирелгән.
Компания заказы буенча Старый Оскол кондитер компаниясе “КАМАЗ” сурәтендәге тартмага тәм-том тутырып шәһәргә җибәргән.
5 мең тирәсе бүләк күп балалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә, шулай ук декрет ялындагы аналарга бушлай таратылачак, дип хәбәр итә предприятие матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100