news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ һәм Мәскәү Хөкүмәте «Москвич» автомобильләрен җитештерүгә старт бирде

Бүген Мәскәү автомобиль заводында «Москвич» машиналарын җитештерүгә старт бирелде. Бу хакта КАМАЗның (предприятие проектның технологик партнеры буларак чыгыш ясый) матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче «Москвич» автомобиле конвейердан декабрь аенда төшәчәк, ел ахырына кадәр заводта 600 машина (шуларның 400енә – эчке янулы двигатель куелган, 200е – электромобиль) җыелачак. Автомобильләрне 2023 елның мартында сата башларга ниятлиләр.

«Яңартылган брендның беренче моделе заманча, уңайлы, сыйфатлы һәм куркынычсыз «Москвич 3» автомобиле булачак», - диелә хәбәрдә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2022 елның маенда Мәскәү мэры Сергей Собянин, хезмәт коллективын саклау өчен, «Москвич» заводында автомобильләр җитештерүне җайга салу турында игълан иткән иде. Июль аенда КАМАЗ һәм Мәскәү Хөкүмәте арасында җиңел транспорт һәм электр автомобильләре җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100