news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КАМАЗ» генераль директоры хезмәткәрләренә Apple гаджетларын куллануны тыйды

«КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин хезмәткәрләренә Apple фирмасы гаджетларын эш буенча куллануны тыю турындагы карарны имзалады. Бу хакта «Вести КАМАЗа» хәбәр итә.

Американың бу фирма электрон җайланмалары мәгълүматны саклауда җитәрлек дәрәҗәдә ышанычлы түгел, дип билгеләп үтелә.

«Apple смартфоннарын, шулай ук сәгать, планшет, ноутбук, стационар компьютер һәм башка техниканы куллану тыела», – диелгән карар текстында.

Шулай ук документта Apple җайланмаларында корпоратив SIM-картаны куллануны тыю турында хәбәр ителә. Моннан тыш, бу фирма гаджетларында предприятиенең мәгълүмат системасы эшләмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot