news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин Татарстанда "Ир-ат-лидер" исеменә лаек булды

“КАМАЗ” ГАҖ заводы куәтле үсеш программаларыннан тыш социаль проектларны да чынга ашыра, дип саный Зилә Вәлиева.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин "Ир-ат - лидер" исеменә лаек булды. Бу хакта “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика бәйгесендә “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.

“Сергей Когогин республикада иң эре предприятиеләрнең берсен җитәкли. Заводта төзелеш эшләре башланганда 27 меңгә якын кеше хезмәт куйган, хәзер - ярты миллионнан артык кеше эшли", - диде Зилә Вәлиева.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, авыр вакытларда да оешма кешеләрне эш урыннары белән тәэмин иткән. Ул бүгенге көндә “КАМАЗ” ГАҖ заводының куәтле үсеш программаларыннан тыш социаль проектларны да уңышлы чынга ашыруын ассызыклады.

Сергей Когогин үзе эш сәфәрендә булу нәтиҗәсендә бүләкләү тантанасында катнашмады. Зилә Валеева сүзләренә караганда, ул үзенең җиңүенә шатланган һәм рәхмәт сүзләрен белдергән, шулай ук хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын кызлар бәйрәме белән котлаган.

Тантаналы чарада Зилә Вәлиева “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә җиңү яулаган Фәрит Мингәрәвене дә котлады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100