news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КамАЗ» генераль директоры Сергей Когогин Чаллыда сайлауларда катнашты

«КамАЗ» генераль директоры Сергей Когогин Чаллыда Россия Президентын сайлауда катнашкан. Ул тавышын 46нчы мәктәптә урашкан сайлау участогында биргән.

«Минемчә, тавыш бирү хокукына ия булган һәр Россия гражданины сайлауга килергә һәм үз тавышын бирергә тиеш. Безнең җәмгыятьне берләштерү бик мөһим, һәм беркем дә читтә калырга тиеш түгел», – дигән Сергей Когогин.

Автогигант җитәкчесе белдергәнчә, Россия хәзер кайбер халыкара берләшмә вәкилләренең гаять зур басымына нык тора һәм суверенитетка хокукын яклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot