news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ генераль директоры автобуслар җитештерүне ике тапкыр арттырырга вәгъдә итте

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Россия Президентының Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуында катнашты.

КАМАЗ генераль директоры автобуслар җитештерүне ике тапкыр арттырырга вәгъдә итте
kremlin.ru

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Рәмис Габбасов). Чаллы йөк автомобильләрен җитештерүченең автобусларны чыгаруы икеләтә артачак. Генераль директор Сергей Когогин бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуында белдерде.

«Автобуслар җитештерү арта гына барачак, без аны икеләтә арттырачакбыз», — дип Президент белән уртаклашты КАМАЗ башлыгы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «КАМАЗ» ГАҖ «Мосгортранс» белән 2018 ел ахырында 600 автобус булдыру буенча килешү төзеде. Килешүләр нигезендә, компания 2019 елда 372 «НЕФАЗ» куярга тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100