news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ» футболчыларының яңа формасына Тукай, Шәймиев, Миңнеханов исеме язылган

Яңа форма кигән «КАМАЗ» футболчылары «Спартак» командасы белән очраша.

«КАМАЗ» футболчыларының яңа формасына Тукай, Шәймиев, Миңнеханов исеме язылган
Артур Казанцев, Владимир Васильев

(Чаллы, 25 сентябрь, "Татар-информ", Артур Казанцев). Бүген Чаллының «КАМАЗ» командасы Мәскәүнең «Спартак» командасы белән очраша. «КАМАЗ» футболчылары уенга танылган кешеләрнең исеме язылган киемнәрдән чыкты. Яңа формада Габдулла Тукай, Муса Җәлил, шулай ук Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов исемнәрен күрергә мөмкин.

«Атрибутикалар алай ук күп сатылмады, яртысыннан да кимрәк булды, яңа футболкалар алай ук актив сатып алынмады, 10 данәгә якын саттык», — дип сөйләделәр атрибутикалы палаткада сатучылар.

«Спартак» футболчылары үзләренең традицион кызыл-ак формасында чыкты.

  • Бүген Россия кубогының 1/16 финалы кысаларында Чаллының «КАМАЗ» футбол клубы үз кырында Мәскәү «Спартак» командасын кабул итә. Уен нинди генә нәтиҗә белән тәмамланса да ул тарихи характерда булачак. Чөнки соңгы тапкыр «КАМАЗ» футболчылары йолдызлы көндәшләр белән 22 ел элек очрашкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100