news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“КАМАЗ” футбол клубы сайты татар телендә эшли башлый

Мәгълүматның күп өлеше тәрҗемә булачак, шулай ук татар телендә үзенчәлекле контент та планлаштырыла.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). 1 февральдән “КАМАЗ” футбол клубы сайты рәсми рәвештә татар телендә эшли башлый, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

Хәзер барлык яңалыклар, уенчылар белән интервьюлар һәм башка хәбәрләрне татар телендә дә белеп булачак. Мәгълүматның күп өлеше тәрҗемә булачак, шулай ук татар телендә үзенчәлекле контент та планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot