Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«КАМАЗ» футбол клубы сакчы Георгий Бугулов белән килешү имзалады
Төньяк Осетиянең «ФАЮР» футбол мәктәбендә шөгыльләнгән 27 яшьлек уенчы моңа кадәр Грузиянең «Рустави» клубында чыгыш ясаган.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). «КАМАЗ» футбол клубы үз составын 27 яшьлек сакчы Георгий Бугулов белән тулыландырды. Моңа кадәр уенчы Грузия чемпионатында «Рустави» футбол клубында чыгыш ясаган.
Бугулов Төньяк Осетиянең «ФАЮР» футбол мәктәбендә шөгыльләнгән. Үз карьерасы дәвамында сакчы «Алания» (Владикавказ), «Дружба» (Майкоп), «Сперанца» (Молдова) кебек клубларда уйнаган.
Узган сезонда Бугулов Грузия чемпионатында «Рустави» командасы өчен 22 матч үткәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз