news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ» экипажы ике йөз чакрымны тишелгән тәгәрмәчтә үтеп, «Дакар» этабын отты

Пилот Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» экипажы «Дакар» раллиеның дүртенче этабында җиңде.

«КАМАЗ» экипажы ике йөз чакрымны тишелгән тәгәрмәчтә үтеп, «Дакар» этабын отты
kamazmaster.ru

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Пилот Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» экипажы кичә «Дакар» раллиеның 4нче этабын отты. Машинаның бер тәгәрмәчендә һавасы чыгып бетүгә карамастан, алар ике йөз чакрымнан артык араны узды. Бу хакта 507нче экипаж штурманы Руслан Әхмәдиев сөйләде.

«Юллар күп тармаклы иде. 80нче чакрымда дөрес юлга кермәгәнбез. Курстан бераз тайпылсак та яңадан маршрутка чыктык. Нәтиҗәдә, 1,5-2 минут югалттык. 100нче чакрымда тәгәрмәч тишелде, финишка кадәр аңа һаваны автомат рәвештә тутырып бардык. Тизлекне киметмәскә тырыштык. Ахырда каньоннар һәм таулар арасында буталчык юл көтә иде, шулай да без дөрес юл табып, ватылмыйча уңышлы гына финишка килеп җиттек», — дип яза Руслан Әхмәдиев сүзләрен «КАМАЗ-мастер» командасының рәсми сайты.

Бөтен этап дәвамында Дмитрий Сотников экипажы Андрей Каргинов җитәкчелегендәге тагын бер «КАМАЗ» машинасыннан соң икенче булып барса да, 337 чакрым озынлыктагы махсус участок финишында куып тотып, дүрт этапның өченчесендә җиңә алды. Бу — Дмитрий Сотниковның бер «Дакар»да җиңүләр буенча шәхси рекорды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100