Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"КАМАЗ" дан – өр яңа йөк машинасы
КАМАЗ-54901 машинасына Р6 алты баскычлы автомат тапшырулар тартмасы куелган.
(Чаллы, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). 5 сентябрьдә «Комтранс-2017» күргәзмәсендә «КАМАЗ» предприятиесе генераль директоры Сергей Когогин К5 кабиналы өр яңа КАМАЗ-54901 йөк машинасын презентацияләде. Ул үзенең заманча дизайны, яхшыртылган эргономикасы һәм агрегатлары белән аерылып тора.
Мисал өчен, транспорт чарасының кабинасы йөртүче өчен бар яктан да уңай итеп ясалган: киңлеге һәм биеклеге дә канәгатьләнерлек, утыргычларны да төрлечә көйләп була, ике кешелек йокы урыны да бар. 10 дюмлы сенсорлы экран исә йөртүче өчен барлык кирәкле мәгълүматны күрсәтә. Зур баскычлар һәм тоткычлар урнаштыру нәтиҗәсендә машинаның тәрәзәсен чистарту да җайлашкан. Томанга каршы фаралар исә бамперга урнаштырылган. Ә иң мөһиме – боларның барысы да яңа һәм заманча материалллардан ясалган.
Идарә системасына килгәндә, КАМАЗ-54901 машинасына Р6 алты баскычлы автомат тапшырулар тартмасы куелган. Ул исә әлеге класстагы иң яхшы аналогларга тиңдәш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз