news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“КАМАЗ”да производствоны яңарту буенча яхшы программалар бар”, - дип саный В.Путин
РФ Премьер-министры Автогигант хезмәткәрләрен дәүләт Россия автосәнәгатенә ярдәм итте һәм итәчәк, дип ышандырды
Скопировать ссылку
(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ", Сергей Семеркин). РФ Премьер-министры Владимир Путин турыдан–туры эфирда халык белән аралашуга багышланган “Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы” дигән махсус программа вакытында “КАМАЗ” хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде. “КАМАЗ”да кабиналар җыю цехы хезмәткәрләре РФ Хөкүмәте җитәкчесеннән киләчәктә дәүләт автосәнәгатькә ничек ярдәм итәчәк дип кызыксынды.
Владимир Путин сүзләренчә, “КАМАЗ” җитәкчелеге һәм генераль директор Сергей Когогин җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшли. Дөньяви кризис вакытында дәүләт Россия автосәнәгатенә таможня пошлиналарын арттыру һәм дәүләт заказлары (70 мең автомобиль сатып алынды) белән ярдәм итте. Өстәмә ярдәм буларак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Оборона министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгына автомобильләр сатып алуга 15 млрд. сум юнәлдерелде. Муниципаль кирәк-яраклар өчен 20 млрд. сумлык техника сатып алынды.
“2010 елда да бу программаларны дәвам итәбез. Шулай булгач дәүләт ягыннан ярдәм булачак”, - дип белдерде Премьер-министр.
Аның сүзләренчә, “КАМАЗ”да производствоны яңарту буенча яхшы программалар бар. Владимир Путин “КАМАЗ”да соңгы сәфәрендә ул “Камминз Кама” Россия-Америка уртак предприятиесе заводында двигательләр җыю цехын эшләтеп җибәрүдә катнашуын искә төшерде.
“Бу бик яхшы двигательләр. Аларга безнең илдә һәм тышкы базарда ихтыяҗ булачак. Мондый двигательләр күп кенә илләрдә уңышлы гына сатыла”, - дип белдерде Премьер-министр. Аның сүзләренчә, бу проект Внешэкономбанк линиясе буенча ярдәм алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2