news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"КАМАЗ"да эшләсәң, хәрби хезмәткә бармый тора аласың

Моның үз таләпләре бар

 (Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Югары уку йортын тәмамлап, "КАМАЗ"га эшкә килгән яшь белгечләргә армия сафларына чакырылуга кичектерелү бирелә. Россия машина төзүчеләр берлеге белән төзелгән килешү нигезендә,  оборона сәнәгате комплексында эшләүче яшь хезмәткәрләргә шундый кичектерелү каралган. "КАМАЗ" нәкъ менә шундыйлар рәтенә керә. Егетләр автогигант заводларына диплом алып эшкә килгәч, 4 ел армия турында уйламыйча да эшли алалар. Тик шунысы да бар: яшь белгечләр уку йортын бик яхшы билгеләргә тәмамларга яки предприятиенең үзеннән юллама белән белем алган булырга тиеш, дип белдерә “Шәһри Чаллы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot