news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КАМАЗ» биш көнлек эш атнасына күчте

“КАМАЗ” заводлары һәм бүлекчәләре март ае һәм 2010 елның беренче кварталы җитештерү планын үтәүне төгәлләде

(Чаллы, 1 апрель, “Татар-информ”). “КАМАЗ” заводлары һәм бүлекчәләре март ае һәм 2010 елның беренче кварталы җитештерү планын үтәүне төгәлләде.
Автомобиль заводы март аенда - 2272, өч ай эчендә 6155 машина комплекты җитештерде.
“КАМАЗ-Дизель” март аенда – 2823, беренче кварталда 7273 берәмлек продукция эшләп чыгарды. Кулланучыларга двигательләр һәм көч агрегатлары җибәрү күләме айдан-айга арта, бу базарда әлеге продукциягә сорауның акрынлап артуы хакында сөйли.
Шушы көннәрдә “КАМАЗ” ААҖ җитәкчелеге 1 августка кадәр производствоны биш көнлек эш атнасына күчерүе турында игълан итте. Шуның белән бергә автомобильләр эшләп чыгару темпын тәүлегенә 150-160 берәмлек күләмендә саклау күздә тотыла. 2010 елда “КАМАЗ” барлыгы 28,2 мең йөк машинасы сатарга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot