Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«КАМАЗ» беренче тапкыр югары уку йортларына квота булдырды
Быел «КАМАЗ» ГАҖ шәһәрнең, республиканың, илебезнең 12 югары уку йортына квота булдырды. Бу – 43 инженерлык юнәлеше буенча 152 бюджет урыны. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
11нче сыйныф укучылары 5 югары уку йортына 5 юнәлеш буенча документлар тапшыра ала. Бердәм Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре 4 елга гамәлдә. Әмма нәтиҗәләрне яхшыртырга теләгән укучылар аны ел саен тапшыра ала.
Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары югары уку йортларына ташламалы шартларда кабул ителә.
Сораштырулар нәтиҗәсендә Чаллыда чыгарылыш сыйныф укучыларының 71е шәһәр һәм республика югары уку йортларында укуларын дәвам итәчәк.
Югары уку йортларына документлар 25 июльгә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз