news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КАМАЗ белән Weichai компаниясенең уртак предприятиесен булдыру турында килешү имзаланачак

Көнчыгыш икътисадый форумында Кытай Халык Республикасының эре провинцияләре белән Татарстан Республикасы арасында ике килешү имзаланачак.

КАМАЗ белән Weichai компаниясенең уртак предприятиесен булдыру турында килешү имзаланачак
Михаил Захаров

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында КАМАЗ белән Кытайның Weichai Power компаниясе арасында яңа уртак предприятие булдыру турында килешү имзалауга өметләнә. Бу хакта ул Казанда Кытай Халык Республикасы генераль консуллыгы ачылышында әйтте.

«Weichai компаниясе —КАМАЗ предприятиясенең партнеры. Көнчыгыш икътисадый форумда яңа уртак предприятие булдыру турында җитди килешү имзаланачагына ышанам», - диде Президент.

Моннан тыш, Кытай Халык Республикасының эре провинцияләре белән Татарстан Республикасы арасында ике килешү имзаланачак. «Тагын  очрашулар күп булачагына ышанам. Көнчыгыш икътисадый форум мәйданчыгын максималь дәрәҗәдә кулланачакбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Кытайның Weichai Power компаниясе дизель двигательләре җитештерү белән махсуслашкан әйдәп баручы мотор төзелеше компанияләренең берсе.

Көнчыгыш икътисадый форум агымдагы елның 11-13 сентябрьдә Владивостокта узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot