news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КАМАЗ белән Төркиянең Tirsan Kardan компаниясе Россиядә уртак предприятие ачарга килеште

86нчы Измир халыкара ярминкәсе кысаларында, уртак предприятие булдыру буенча ниятләр турындагы беркетмә имзаланды.

(Казан, 18 август, "Татар-информ", Диана Авакян). "КАМАЗ" һәм Төркиянең "Tirsan Kardan" компаниясе Россиядә карданлы валлар җитештерәчәк. 86нчы Измир халыкара ярминкәсе кысаларында уртак предприятие булдыру буенча ниятләр турындагы беркетмә имзаланды, дип хәбәр итә РБК.

Татарстанның Чаллы шәһәрендә урнашкан автоконцерн вәкиле Төркия компаниясе белән килешү төзелүен расласа да, аның нечкәлекләре хакында хәбәр итмәде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта "КАМАЗ" Төркиянең "Tirsan Kardan" продукциясен Россиядән ала.

"Тирсан" компаниясенең Россиядәге бүлекчәсе 2011 елдан Россия Федерациясендә сәүдә-җитештерү эшчәнлеген алып бара. Чаллы мәйданчыгында "КамАЗ", "ГАЗ", "Volvo" һ.б. компанияләр өчен кардан валлары эшләп чыгарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot