news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КамАЗ» белән «Даймлер КамАЗ рус» арасында инвестконтракт имзаланды

Контракт «КамАЗ» белән «Даймлер»ның уртак заводында яңа кабина каркаслары җитештерүне үстерүгә юнәлгән.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «КамАЗ» ГАҖ белән «Даймлер КамАЗ рус» ҖЧҖ арасында махсус инвестицион контракт имзаланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кул куйды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Контракт «КАМАЗ» белән «ДАЙМЛЕР»ның уртак заводында яңа кабина каркаслары җитештерүне үстерүгә юнәлгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100