news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Камаз» белән бәрелешүдән соң «ВАЗ» пассажиры машинадан чыгып очкан

Егет иминлек каешын эләктермәгән булган.

«Камаз» белән бәрелешүдән соң «ВАЗ» пассажиры машинадан чыгып очкан
pixabay.com/СС0

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 20 ноябрьдә Әлмәт-Җәлил юлында «ВАЗ» белән «КАМАЗ» бәрелешкән. Бәрелешкәч «ВАЗ» машинасында утырган бала чыгып очкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Һәлакәт урыныннан фото һәм видеоязмаларны шаһитлар социаль челтәрләргә урнаштырган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, җиңел машина йөртүчесе узып китәр өчен каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына килеп бәрелә.

Шаһитлар сүзләренчә, баланың  иминлек каешы эләктерелмәгән булган. Ул җиңелчә җәрәхәтләр алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100