news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“КАМАЗ” балалар арасында конкурс үткәрә

Предприятиенең 40 еллыгы уңаеннан Чаллы мәгариф учреждениеләрендә укучылар һәм тәрбияләнүчеләр арасында иҗади конкурс игълан ителде

(Казан, 5 ноябрь, “Татар–информ”). “КАМАЗ”ның декабрь уртасында билгеләп үтелүче 40 еллыгы уңаеннан, компания җитәкчелеге һәм предприятие хезмәткәрләре профсоюз комитеты Чаллы мәгариф учреждениеләрендә укучылар һәм тәрбияләнүчеләр арасында “КАМАЗ”: кичә, бүген, иртәгә” дигән темага иҗади конкурс игълан итте. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үсеп килүче буын арасында әлеге конкурс “КАМАЗ”ның шәһәр икътисады һәм мәдәниятен үстерүдәге ролен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Чара көзге каникуллардан соң башланачак һәм дүрт яшь төркемендә уздырылачак. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары рәсем ясауда үз сәләтен күрсәтсә, 5–8 сыйныф укучылары – инша, ә өлкән сыйныфтагылар шигырь язачак. Җиңүчеләрне махсус жюри ачыклый. Призлар һәм бүләкләр агымдагы елның 25–26 ноябрендә тапшырылачак.






news_right_1
news_right_2
news_bot