Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“КАМАЗ” автомобильләре – Түбән новгородлыларга лизингка
“КАМАЗ” автомобильләре – Түбән новгородлыларга лизингка
(Чаллы, 7 октябрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Бүген Түбән Новгородта шәһәрнең торак-коммуналь предприятиеләренә “КАМАЗ” автомобильләре шассиенда әзерләнгән 30 коммуналь машина тапшыру тантанасы була. Алар барасы да лизингка алынган.
Бу тантанада Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев, “КАМАЗ” ААҖнең генераль директоры Сергей Когогин һәм автозавод лизингы департаменты директоры Әлфия Гарифуллина катнашыр, дип көтелә. Бу беренче генә акция түгел. Узган елның сентябрендә “КАМАЗ” ААҖ шулай ук тантаналы рәвештә шәһәрнең автохуҗалыгына лизингка алынган 20 универсаль юл машиналарын тапшырды.
Автогигант һәм Түбән Новгород өлкәсенең ныклы хезмәттәшлеге берничә ел элек башланды. “КАМАЗ” ААҖ үз техникасын алуга биредә дилерлык һәм сервис челтәрен үстерү белән җавап бирде. Өлкә аша берничә эре, шул исәптән федераль юллар үткәнгә, сервис хезмәте өлкәнең үз предприятиеләрендәге “КАМАЗ” автомобильләренә генә түгел, ә бу төбәк аша узучы машиналарга да хезмәт күрсәтәчәк. Хәзер “КАМАЗ” Түбән Новгородта эре сервис үзәге төзи, ул киләсе елның язында эшли башлаячак. Әлеге үзәк заманча җиһазланачак һәм “КАМАЗ” техникасына хезмәт күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз