Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КАМАЗ атказанган хезмәткәрләр өчен пенсияне ике тапкыр – 120 мең сумга кадәр арттырды
«КАМАЗның атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган хезмәткәрнең бер тапкыр түләнә торган пенсия взносын 60 меңнән 120 мең сумга кадәр арттырдылар. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу - автогигантта кешенең хезмәтенә бирелгән иң югары бәя. Ул ел саен Машина төзүчеләр көне уңаеннан 20 хезмәткәргә тапшырыла», - диелә заводның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.
Яңа чара 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
120 мең сум хезмәткәрнең «Беренче сәнәгать альянсы» дәүләтнеке булмаган пенсия фондындагы шәхси счетына күчереләчәк һәм пенсия яшенә җиткәнче шунда сакланачак. Фонд ел саен бу суммага керем исәпләячәк.
«Татар-информ» агентлыгы КАМАЗның мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә өстәмә рәвештә аена 50 мең сум түләячәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз