news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте "Россия сыйфаты" программасы дипломанты булды

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте продукциясе чит ил автомобильләр базарында да көндәшлеккә сәләтле дип табылды.

(Чаллы, 18 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте "Россия сыйфаты" программасы дипломанты булды һәм үз продукциясе өчен гомумфедераль билге куллануга хокук алды. Әлеге программа продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру, шулай ук Россия кулланучылар базарын югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү максатларын күздә тота, дип яза җирле басма.

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте продукциясе программа кысаларында төрле яктан экспрет тикшерүе узды һәм ил эчендә дә, чит ил автомобильләр базарында да көндәшлеккә сәләтле дип табылды.

"Россия сыйфаты" билгесен турыдан-туры продукциянең үзенә дә, кулланучы күрә алырлык җирләргә дә куярга мөмкин. Билге техник паспортларда, күрсәтмәләрдә, реклама буклетлар, роликлар, матбугат чараларында, күргәзмә вакытында экспонатларны тәкъдим иткәндә кулланылачак.

"Россия сыйфаты" логотибын куллану хокукы кулланучы ышанычын яулауда иң үтемле аргумент булачак дип исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100