news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ” акционерлары Директорлар советында Халиковны алыштыру турында белдерделәр

Чаллы автогиганты җитәкчелеге акционерларның еллык җыелышында яңартылды.

“КАМАЗ” акционерлары Директорлар советында Халиковны алыштыру турында белдерделәр
архив/Ильнар Тухбатов

(Чаллы, 29 июнь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Чаллы автогиганты акционерлары предприятиенең Директорлар советы составын яңарту өчен тавыш бирде. Кандидатлар исемлегендә Илдар Халиков юк иде. Бу хактагы карар предприятие акционерларының еллык җыелышында кабул ителде. Карар киләсе атнада киң җәмәгатьчелеккә белдереләчәк.

Чаллы автогиганты Директорлар советында Халиков урынын Татарстан Министрлар Кабинеты җитәкчесе Алексей Песошин алырга мөмкинлеге турында билгеле.

  • “КАМАЗ” Директорлар советының Кадрлар һәм бүләкләүләр комитеты акционерларының июнь җыелышында кандидатлар исемлеген белдерде. Анда 11 кеше кергән, әмма алар арасында Илдар Халиков юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100