news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"КАМАЗ" ААҖ "Юбилей" автоузышы үткәрә

Чарада "КАМАЗ" шассиендагы тагылмалы ике берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы катнаша

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). "КАМАЗ" ААҖ КАМАЗ төзелә башлауга 45 ел тулуга һәм Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган "Юбилей" автоузышын үткәрә, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.

Чара "Авыл хуҗалыгын үстерү һәм 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу" дәүләт программасын үтәүгә өлеш кертү максатыннан үткәрелә. Автоузыш кысаларында Самара, Пенза, Тамбов, Воронеж, Липецк, Курск, Белгород, Ростов-Дон, Краснодар, Ставрополь шәһәрләрендә булу планлаштырыла. Чарада "КАМАЗ" шассиендагы тагылмалы ике берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы катнаша.  

Автоузыш бүген, 15 октябрьдә, Чаллыда башлана.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100