news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“КАМАЗ” ААҖ, юбилее уңаеннан, солдатларга күчтәнәч тапшырды

Мари Илендәге ракета частендә 165 чаллылы хезмәт итә

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте вәкилләре Мари Илендәге хәрби частьтә булып кайттылар. Биредәге ракета частендә 165 чаллылы хәрби хезмәт үтә. “КАМАЗ”ның 45 еллыгы уңаеннан, егетләргә бүләкләр тапшырылды. Автомобиль заводының үзешчән сәнгать коллективы концерт күрсәтте, дип белдерә “Шәһри Чаллы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot