Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“КАМАЗ” ААҖ йөк машиналарын былтыр 15 процентка кимрәк сата алган
Автогигант узган елның дүртенче кварталы буенча хисабын бәян иткән
(Чаллы, 14 февраль, «Татар-информ»). “КАМАЗ” ААҖ 2014 елның дүртенче кварталы буенча хисабын бәян итте.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, тулы авырлыгы 14-40 тонналы йөк автомобильләре күләме 69,9 мең данә тәшкил иткән, 2013 ел белән чагыштырганда, бу 17 процентка азрак. Ә былтыр “КАМАЗ” ААҖ 32 мең 584 йөк машинасы һәм комплектлау детальләре саткан, 2013 ел белән чагыштырганда, 15 процентка азрак.
2014 елда авыр йөк автомобильләре базарында сату динамикасы төп капиталга инвестицияләр кимүе, төзелеш темплары акрынаюы, түбән эш активлыгы, инвестицион билгеләнеш товарларына ихтыяҗ кимү белән билгеләнде.
Россия йөк автомобильләре (14-40 тонналы) базарында “КАМАЗ” ААҖ өлеше 45,9 процент тәшкил иткән. 2013 елның шушы ук вакытында 44,7 процент булган.
Соңгы өч айда 2327 автомобиль һәм комплектлау детальләре чит илләргә чыгарылган, узган ел барлыгы – 6087 берәмлек. Бигрәк тә Казакъстан һәм Африка илләренә күп чыгарылган. Гомумән, 2014 елның дүртенче кварталында читкә чыгару күләме, алдагы ел белән чагыштырганда, 91,2 процентка арткан.
2014 елның дүртенче кварталында персоналлар саны 36 мең 536 кеше (бүлендек компанияләрдән башка) тәшкил иткән, исәпләнгән хезмәт хакы – 13 млрд сум чамасы, социаль түләүләр – 95 млн сумнан артык, дип хәбәр итә автогигант матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз