news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры урынбасары Гөлүзә Иманова “Олимпия” милли премиясенә лаек булды

^“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры урынбасары Гөлүзә Иманова “Олимпия” милли премиясенә лаек булды

(Казан, 16 март, “Татар-информ”). “КАМАЗ” ААҖ генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Гөлүзә Иманова “Олимпия” милли премиясенә лаек булды. Бүләкләү тантанасы март башында Мәскәүнең Гайсә пәйгамбәр чиркәве залында булды, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат үзәге.

Бүләк 2002 елда “Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясе” гомумроссия оешмасы һәм Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге тарафыннан җәмгыятьтә социаль актив позициядә торган, бизнес, фән, сәнгать һәм спортны үстерүгә өлеш керткән уңышлы хатын-кызлар өчен гамәлгә кертелгән. 30дан артык гүзәл зат әлеге югары исемгә Наина Ельцина, композитор Александра Пахмутова, гимнаст кыз Светлана Хорхина, актриса Чулпан Хаматова, язучы Александра Маринина һәм башкалар лаек булган. Бүләкне Россия сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели, ЦСКА футбол клубының баш тренеры Валерий Газаев һәм башка танылган шәхесләр тапшырды. 2002 елдан “Олимпия” милли премиясе белән барлыгы ике йөзгә якын Россия гүзәл заты бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot