news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин “Россия–2010” форумында чыгыш ясады
Сергей Когогин “Россия–2010” Халыкара форумында катнаша
Скопировать ссылку
(Чаллы, 4 февраль, “Татар–информ”). Бүген “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Мәскәүдә узучы “Россия–2010” Халыкара форумында чыгыш ясады.
“КАМАЗ” генераль директоры (ул шулай ук “Россия автомобиль җитештерүчеләр берләшмәсе” Коммерцияле булмаган партнерлыгы советы рәисе вазифасын башкара һәм илнең башка автомобиль җитештерүчеләре Директорлар советы составына керә) “Россия автомобиль сәнәгате: чит ил тәҗрибәсен кулланып” дигән исем астында узган сессиядә катнашты. Ул Россия автомобиль сәнәгате предприятиеләренең дөнья автомобиль индустриясенә интеграцияләнүенең барышы хакында сөйләде, әлеге процессны объектив һәм Россия икътисады алдында торган бурычларга бәйле дип бәяләде. Инновацияләр, югары технологияле продукция җитештерүгә нигезләнгән күпьяклы модернизация аңа дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкинлек бирәчәк. Бу – катлаулы һәм җитди инвестицияләр кертүне таләп итүче бурыч, ул бары тик аны дәүләт дәрәҗәсендә гамәлгә ашырганда гына хәл ителә ала.
Үз чыгышында Сергей Когогин “КАМАЗ”ның кризиска каршы программасы, йөк автомобильләре һәм аларга компонентлар җитештерүче дөньяның әйдәп баручы предприятиеләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре практикасы, компаниянең төп инвестиция проектлары һәм аның бизнесын диверсификацияләүдәге тәҗрибәсенә игътибар юнәлтте. Аның билгеләп үтүенчә, “КАМАЗ” үз алдына зур бурыч куя. Моның өчен компания якындагы унъеллыкта йөк автомобильләренең өр–яңа модель рәтенә күчәргә һәм компаниянең базарда тулысынча җайлашуына ирешергә тиеш.
Бу “КАМАЗ” ААҖнең 2009 елның декабрендә кабул ителгән, 2018 елга кадәр өстенлекле максатларны чагылдырган, 2013 елга кадәрге стратегик үсеш программасында каралган. Сергей Когогин шулай ук хәзерге вакытта эшләнә торган 2020 елга кадәр Россия автомобиль сәнәгатен үстерү программасының төп нигезләмәләре хакында да сөйләде, дип хәбәр итә предприятиенең рәсми сайты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2