Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«КАМАЗ» ААҖ белән «Газпром» хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Чаллыда "Россия Федерациясенең газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча эшләр барышы турында" темасына киңәшмә үтте
(Чаллы, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген Чаллыда "Россия Федерациясенең газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча эшләр барышы турында. Табигый газда эшләгән автомобиль транспорты сегментын киңәйтү" темасына киңәшмә үтте. Аны "Газпром" ААҖ идарә рәисе Алексей Миллер үткәрде.
Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар халиков, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар катнашты. Илдар Халиков, киңәшмәне ачып, 2013 елдан башлап Татарстанның "Газпром газ-мотор ягулыгы" компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте.
ТР Премьер-министры сүзләренчә, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча ун елга исәпләнгән программа эшләнгән, бүген ул актив тормышка ашырыла. "КАМАЗ" һәрчак газ-мотор ягулыгын үзләштерү буенча процессның актив катнашучысы булды, диде Илдар Халиков. «РариТЭК» компаниясе белән бергә шундый двиательле берничә йөз автомобиль җитештерелгән.
Газ-мотор ягулыклы автобуслар 2013 елда Казанда узган җәйге Универсиадада үзләрен яхшы яктан күрсәтте, дип өстәде ТР Премьер-министры. "Бу экологик яктан да, икътисади яктан да отышлы. Әлеге юнәлештә үсү өчен безнең мөмкинлекләр яхшы", - дип саный Татарстан Премьер-министры.
Илдар Халиков искәртеп узганча, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов элегрәк газ-мотор ягулыклы автомобильләр җитештерүчеләргә дә, аларны кулланучыларга да ярдәм итү турында карар кабул иткән иде. Моның өчен махсус ташламалар системасы булдырылды. Татарстан хөкүмәте "Газпром газ-мотор ягулыгы" белән бергә мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газны кертү буенча эш алып бара, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры. "Бу проект тормышка ашырылыр дип өметләнәм", - диде Илдар Халиков.
"Газпром" ААҖ идарә рәисе Алексей Миллер билгеләп узганча, Татарстан газ-мотор ягулык базарын үстерү буенча Россиядә лидер булып тора. Ә "КАМАЗ" компаниясе, үз чиратында, газда эшли торган автомобильләр җитештерү буенча илдә беренче урынны били, дип өстәде ул.
Алга таба киңәшмәдә катнашучылар газ-мотор ягулыгы базарын үстерү перспективалары хакында фикерләште. Чара азагында "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм "Газпром" ААҖ идарә рәисе Алексей Миллер ике яклы хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады. Әлеге документ нигезендә "Газпром" компаниясе ташламалы бәядән әлеге предприятиедә җитештерелгән техника һәм аңа запас частьләр сатып алачак, ә "КАМАЗ" ул машиналарга техник хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз