Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“КамАЗ” 2012 елда кризиска кадәр булган җитештерү дәрәҗәсенә чыгарга планлаштыра
Татарстан парламенты Президиумының Яр Чаллыда узган күчмә утырышында Кама автогиганты үсеше белән бәйле планнар хакында фикер алыштылар
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ). Кичә Яр Чаллыда Татарстан парламенты Президиумының күчмә утырышы узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып җибәреп, күчмә утырыш үткәрү өчен Кама автозаводының юкка гына сайлап алынмавын хәбәр итте.
Федераль һәм республика хакимиятләре, “КамАЗ” җитәкчелеге тырышлыгы белән, предприятиене җитди финанс-икътисади хәлдә калдырган дөньякүләм кризисның нәтиҗәләрен “йомшартырга” мөмкин булды. “КамАЗ” проблемалары – бер үк вакытта бөтен автошәһәрнең проблемалары да ул”, - дип билгеләп үтте Ф. Мөхәммәтшин.
Яр Чаллы шәһәре икътисади кризистан иң зур зыян күргән муниципалитетлардан исәпләнә. 2009 елда монда җитештерү күләме ике тапкыр азайган, уртача хезмәт хакы 17 процентка төшкән, ә эшсезләр саны 14 меңгә җиткән.
Автошәһәрнең мэры Илдар Халиков сүзләренә караганда, 2009 ел Яр Чаллы өчен иң авыр елларның берсе булган. “Рәсми күрсәткечләргә караганда, шәһәрдә эшсезләр саны 5 процент тәшкил итә, чынлыкта 12 процент турында сүз бара, - диде ул. И.Халиков автогигант җитәкчелегенең коллективның төп өлешен саклап калу буенча эшчәнлеген югары бәяләде.
Предприятие башлыгы Сергей Когогин “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең икътисади кризис шартларында үсеш программаларын тормышка ашыруның барышы белән таныштырды. Аны сүзләренә караганда, автогигант 2008 елның сентябрендә үк дөньякүләм икътисадтагы проблемаларның тирәнлеген аңлап алган һәм кризиска каршы тору чаралары планын эшләүгә тотынган. Алар иң элек табыш китерми торган автомобильләрне җитештерүдән туктаган. Компанияне финанс яктан тотрыкландыру буенча программа эшләнгән.
“Без, чыгымнарны киметү өчен, конвейерны вакыт-вакыт туктатып эшләргә мәҗбүр булдык. Практика күрсәткәнчә, зур күләмдә эш булмаганда конвейерны тулысынча туктату яхшырак. Без электр энергиясе һәм җылылык, кешеләрне эшкә йөртү өчен тотыла торган акчаны янгы калдырдык. Шулай итеп, эшчеләрнең төп өлешен саклап калырга мөмкин булды”, - диде Сергей Когогин.
Аның сүзләренә караганда, кризис шартларында меңгә якын кеше эштән чыгарылган, яңа хезмәткәрләрне эшкә алу туктатылган. “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте оешмаларында һәм бүлекчәләрендә, кешеләрне вакытлыча эшкә урнаштыру өчен, 20 мең эш урыны булдырылган.
Гомумән алганда, “КамАЗ” алга куелган бурычларның барысын да үтәгән, 2009 елда кридиторлык әҗәтләре үсмәгән, үсеш потенциалы сакланган. Кризиска каршы тору программасы компаниянең финанс нәтиҗәләрен 3,5 млрд. сумга яхшыртырга мөмкинлек биргән.
Сергей Когогин үз чыгышында автозаводның профильле булмаган активлар белән эшләү мәсьәләләренә дә юнәлтте. Монда сүз предприятие җилкәсенә төшә торган социаль йөкләмә, ягъни шәһәр электр транспорты һәм балаларның җәйге лагерьлары эшчәнлеген тәэмин итү турында бара.
Инвестицион ресурсларның чикләнгән булуына карамастан, предприятие инвестиция программалары буенча эшләүне дә туктатмаган. Аның сүзләренә караганда, “КамАЗ” 2012 елда кризиска кадәр булган җитештерү дәрәҗәсенә чыгарга планлаштыра. Компания шулай ук июнь аенда берникадәр вакытка 6 көнлек эш атнасына күчәчәк. Ул шулай ук элек тәүлегенә 150 автомобиль эшләп чыгаруларын, хәзер исә темпларның үсә баруын билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин, утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәләгә нәтиҗә ясап, автогигантның профильле булмаган активлар белән эшләү мәсьәләсенә әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде. “Без балаларның җәйге лагерьларын акрынлап муниципаль милеккә тапшырабыз. Иң мөһиме - “КамАЗ” коллективы кабул ителә торган карарлар һәм кризиска каршы тору чараларының көченә ышанды”, - диде спикер. Завод командасына ул -“үҗәтлек һәм эшләрендә эзлеклелек”, автогигантка илебездәге автомобиль төзелешендә әйдәп баручы булуын теләде, дип хәбәр итте парламентның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз