news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ” 2010 елга башлангыч нәтиҗәләр ясады

Киләсе елга план – 38 мең автомобиль эшләп чыгару

(Чаллы, 29 декабрь, «Татар-информ»). “КАМАЗ” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – башкаручы директор Юрий Клочков “Вести КАМАЗа” газетасына биргән интервьюсында 2010 елга башлангыч нәтиҗәләр ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр автомобильләр эшләп чыгару 34 меңнән артык машина комплекты тәшкил итәчәк. Быел җитештерү күләме – 45, икенче яртыеллыкта хезмәт җитештерүчәнлеге 50 процентка артты. Ел ахырына “КАМАЗ”да уртача хезмәт хакы 16975 сум тәшкил итте, дип хәбәр ителә предприятиенең рәсми сайтында.
Киләсе елга план – 38 мең автомобиль эшләп чыгару.
“Яңа ел алдыннан коллективны ихлас күңелдән котлыйм, һәр хезмәткәргә иминлек телим. Узып баручы катлаулы елның иң яхшы мизгелләре генә хәтеребездә сакланырга тиеш. Киләсе елда безнең һәрберебезнең дә эше күп булуын, алдыбызга куелган бурычны һәрвакытта да башкарып чыга алуыбызны телим”, - дип сүзен йомгаклады Юрий Клочков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100