news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камәрия Хәмидуллина: Телне саклау проблемасын фәннәрне ана телендә укыту гына чишә ала

«Татар теле укытучылары гына милләт язмышын хәл итә алмый, чөнки алар бик аз - һәр коллективта 5 проценттан артмый», – диде Камәрия Хәмидуллина .

Камәрия Хәмидуллина: Телне саклау проблемасын фәннәрне ана телендә укыту гына чишә ала
Камәрия Хәмидуллина
ТР Дәүләт Советы сайты

Татарстанның халык укытучысы, озак елар Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры булган Камәрия Хәмидуллина телне саклау проблемасын фәннәрне ана телендә укытып кына чишеп булуын әйтте.

«Милләтнең, милли мәктәпнең киләчәге үз фәнен ана телендә укытучы педагог кулында. Татар теле укытучылары гына милләт язмышын хәл итә алмый, чөнки алар бик аз - һәр коллективта 5 проценттан артмый. Тел һәм милли мәгариф проблемаларын гаилә дә хәл итә алмый. Гаиләләрнең тел байлыгы, тел белү потенциалы нык саекты. Телне саклау проблемасын фәннәрне ана телендә укыта торган милли мәктәпләр генә хәл итә ала», – диде Камәрия Хәмидуллина 20 октябрьдә Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot