news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камәрия Хәмидуллина: Татар мәктәбенең кимчелекле мәктәп булмавын халык аңларга тиеш

«Халкыбызның үзаңын иген кырын сугарган кебек, сугарып, чарлап тору кирәк», – диде Камәрия Хәмидуллина.

Камәрия Хәмидуллина: Татар мәктәбенең кимчелекле мәктәп булмавын халык аңларга тиеш
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Татарстанның халык укытучысы, озак елар Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры булган Камәрия Хәмидуллина татар мәктәбен тәмамлаучыларның лаеклы хезмәттә эшләүләрен халыкка җиткерергә кирәклеген әйтте.

«Халкыбызда тел кыйммәтен тиешле дәрәҗәдә бәяләү хәзергә түбән. Милли мәгарифне тансыклаучы, аңа ышаныч белдерүче күп түгел. Милли гаиләләрнең баласы 1 сыйныфка барганда ук ана теле сыйфатында өйрәнү өчен үз телен түгел, ә рус телен язып куюын, фәннәрнең татар мәктәбендә дә рус телендә генә укытылуын башкача ничек аңлатырга?» – диде Камәрия Хәмидуллина 20 октябрьдә Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

Шул ук вакытта, ул татар мәктәпләрен, гимназияләрен тәмамлаган укучыларның төрле тармакларда лаеклы эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте. Татарча белем алып, медицинада, юриспруденциядә, журналистикада, фәндә һәм башка өлкәләрдә югары дәрәҗәләргә ирешкән белгечләр күп.

«Халык белән эшләгәндә моңа конкрет фактлар китерелү кирәк, дип саныйм. Милли мәктәпнең кимчелекле мәктәп булмавын халык аңларга тиеш. Халкыбызның үзаңын иген кырын сугарган кебек, сугарып, чарлап тору кирәк. Җанисәп алганда ярты миллион халкыңны югалту аяныч хәл бит», – диде Камәрия Хәмидуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100