news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камалтынов: Татарстанлылар республикада башкарылган эшләрне югары бәяли

ТР Президентына кандидатның иҗтимагый штабы җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка ышаныч өчен татарстанлылырга рәхмәт белдерде.

Камалтынов: Татарстанлылар республикада башкарылган эшләрне югары бәяли
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов татарстанлыларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Рөстәм Миңнеханов президентлык срогына яңадан сайланды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге матбугат хезмәте.

«Безнең кандидат нәтиҗәләре безне сөендерә, әлеге нәтиҗәләр көтелгән булса да. Димәк, республика халкы безнең кандидат җитәкчелегендә Татарстанда эшләнгәннәрне югары бәяли», — диде Камалтынов.

Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Рөстәм Миңнеханов командасы белән республика алга таба да ышанычлы рәвештә алга барачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot