Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камалтынов Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты сайлауларында төп көндәшен атады
Татарстан Президентлыгына кандидатка коронавирус кына комачауларга мөмкин, дип саный сайлау штабы башлыгы.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Сайлау штабы башлыгы Юрий Камалтынов Рөстәм Миңнехановның сайлау алды ярышында төп көндәшен атады.
«Коронавирустыр, мөгаен. Дөресен генә әйткәндә, башка көндәшләрне күрмим, хезмәттәшләребезне кыерсытып әйтүем түгел» — диде Камалтынов Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнехановның төп көндәше кем дигән сорауга җавап биреп.
Камалтынов аңлатканча, коронавирус — барыннан да элек, сайлау кампаниясе барышына йогынты ясый торган чикләү ул.
«Безнең кампанияне саф һавада, пикет системасын кулланып, халык яши торган йорт ишегалларында агитаторлар, ышанычлы затлар, актив белән очрашулар үткәреп алып барачакбыз», — диде Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы башлыгы.
Агитация инструментлары арасында сайлау кампаниясе шигарьләре язылган плакатлар, билбордлар кулланылачак. Листовкалар тарату һәм халыктан теләкләр җыю планлаштырыла.
Камалтынов Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең соңгы статистикасы белән уртаклашты: «Республикада Рөстәм Нургалиевичның танылуы 100 процент, ягъни безнең кандидатны бөтен республика белә. Аның эшенә халыкның якынча 75 проценты уңай бәя бирә. Рөстәм Нургалиевич өчен тавыш бирергә әзер кешеләрнең саны — 78 процент».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз