news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камалтынов Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе итеп сайланды

Татарстан Дәүләт Советында хакимият партиясе фракциясе 82 әгъзадан торачак.

Камалтынов Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе итеп сайланды
Александр Эшкинин

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, партиянең төбәк сәяси советы президиумы әгъзасы Юрий Камалтынов алтынчы чакырылыш республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе итеп сайланды. Бүген фракциянең беренче утырышында шундый карар кабул ителде.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте. «Бүген төбәк сәяси советы президиумы утырышы һәм «Бердәм Россия» фракциясенең беренче утырышы узды. Анда Юрий Камалтынов фракция җитәкчесе итеп сайланды», - диде Мөхәммәтшин.

Партиянең Башкарма комитетында искәртеп үтүләренчә, Камалтыновның кандидатурасы «Бердәм Россия» фиркасы генераль советы карары белән расланырга тиеш.

Татарстан Дәүләт Советындагы хакимият партиясе фракциясе 82 әгъзадан, шул исәптән республика парламентына бермандатлы округлар буенча сайланган 38 депутаттан торачак.

  • Юрий Камалтынов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына бердәм округ буенча сайланды. Моңа кадәр «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында Юрий Камалтыновка «Бердәм Россия» фракциясен җитәкләргә тәкъдим итәргә әзер икәнлеге хакында белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100