news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камаллыларның “Банкрот”ы “Алтын битлек” Милли театраль премия-фестивале лонг-битенә кертелгән

Спектакль экспертлар игътибарын җәлеп иткән

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). “Алтын битлек” Милли театраль премия-фестивале беренче мәртәбә 2013-2014 сезон спектакльләре арасыннан игътибарга лаек эшләрне аерып алып, премиянең лонг-битен игълан итте.

Исемлектә премиягә тәкъдим ителгән номинантлардан кала конкурс программасына кертелмәгән, ләкин экспертлар тарафыннан яхшы бәя алган спектакльләр дә бар. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Банкрот” спектакле дә шул исемлеккә эләккән.

Искәртеп узабыз: “LONG-LIST” – инглиз теленнән сүзгә-сүз “озын-бит” дип тәрҗемә ителә. Әлеге система төрле конкурс һәм премияләр практикасында киң кулланыла. Мәсәлән, күп кенә драматургия фестивальләре (“Любимовка”, “Дебют”, “Яңа татар пьесасы” һ.б.) җиңүчеләрне игълан итәр алдыннан белгечләр тарафыннан игътибарга лаек дип саналган пьесалар исемлеген −лонг-бит бастырып чыгаралар.

2014 елдан башлап, “Алтын битлек” фестивале дә узган сезон спектакльләренең лонг-битен бастырырга дигән карарга килде. Фестиваль шартлары буенча, конкурс программасы игълан ителгәнче агымдагы сезон спектакльләренең лонг-битен игълан итү мөмкин түгел, чөнки кайбер эшләр экспертлар советы алдыннан гына карала.

“Алты битлек” Милли театраль премиясен оештыручылар сүзенә караганда, “LONG-LIST” системасын кертү Россия театрлары спектакльләре арасындагы, төрле сәбәпләр аркасында (мәсәлән, номинацияләрнең чикле булуы) фестиваль программасына кертелми калган, әмма игътибарга лаек спектакльләрне атау максатыннан эшләнә, дип яза Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100