Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камаллылар – Самарада
Камаллылар – Самарада
(Ульяновски, 23 декабрь, «Татар-информ», Ләйлә Исламова). Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Самара халкына күптән түгел “Шулай булды шул”, “Гөргери кияүләре” һәм “Телсез күке” исемле өч тамаша алып килгән иде.
Туфан Миннуллинның “Гөргери кияүләре” исемле комедиясе халыкны көлдереп күңелен ачса, “Шулай булды шул” әсәре аларны тәмам уйландырды да. Традицион стильдә куелган бу ике спектакль тамашачы тарафыннан җиңел кабул ителә. Ә менә Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке”се моңа кадәр күрелмәгән катлаулы һәм тирән эчтәлекле булуы белән тамашачыга аеруча зур тәэсир ясады, дияргә дә була. Бу әсәр кешеләрдә: кем идек һәм кем булдык, милләт буларак инкыйраз алдына килеп басуның тамырлары кайда, мондый гаделсезлекләргә кайчан да булса чик куелырмы, татарның җегәрлеге, уңганлыгы нинди максатларда кулланыла дигән сораулар уята.
Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Самара тамашачысына карата фикере турындагы сорауга артистларның тәэсирләре белән генә бүлеште. Әлегә минем беренче очрашуым гына, диде ул. Ә биредә күп мәртәбәләр булган камаллылар фикеренчә, Казан тамашачысыннан аермалы буларак, самаралылар игътибарлырак күренә – күбрәк отып калырга омтыла, кул чабулар да ешрак ишетелә. Артистларга исә, мондый шартларда уйнавы бик рәхәт, чөнки зал һәм сәхнә үзен бер җан, бер тәндәй хис итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз